tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды
IV Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

IV Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген IV Халыкара шахтерлар Сабантуена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Утырыш барышында Кемерово өлкәсе Хөкүмәте IV Халыкара шахтерлар Сабан туен Прокопьевск шәһәрендә узарга тәкъдим итте.

Милли Шура рәисе Халыкара шахтерлар Сабантуен 3 тапкыр Кузбасс тирәлегендә узуын билгеләп узды:

-Халыкара шахтерлар Сабан туе 3 тапкыр Кузбасс тирәлегендә узды. 2023 елда III Халыкара шахтерлар Сабан туе Федераль Сабантуй белән берлектә үтте. Сабан туеның Прокопьевск шәһәрендә узуына шатбыз – дип сөйләде ул.

Татарстан ягыннан Сабан туеның оештыручысы итеп Лениногорск районы билгеләнде. Бәйрәмгә төбәкләрдән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.

Шулай ук утырыш барышында Сабантуй 30 июньдә узачак дигән карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*