tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә. Биредә ул Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Кемерово өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Таһир Бикчәнтәев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Марс Тукаев, Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Барнаул шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәидә Әминова, Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Флора Зиннәтуллина һәм башкалар катнашты.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче ел эшчәнлеге турында фильм тәкъдим ителде. Татар оешмалары җитәкчеләре үзләрендә башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачак мөһим проектлар хакында сөйләде. Ул федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде һәм 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. Шулай ук Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Очрашуда киләсе елда Федераль округ җыенын Томск өлкәсендә үткәрү тәкъдиме яңгырады. Әлеге тәкъдимне төбәкләрдән килгән вәкилләр хуплады. Шулай ук Томск өлкәсе вәкилләре өлкә Губернаторының Татарстан Республикасы Рәисе исеменә 2027нче елда XXVII Федераль Сабантуйны үзләрендә үткәрүне сорап хат язуын белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*