tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәреләчәк
VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәреләчәк

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәреләчәк

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатында, 2024 елның 15 февралендә 16.00 сәгатьтә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үткәрелә.

Гала-концертта VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булачак. Үткәрү урыны: «Сәйдәш» мәдәни үзәге (Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 57А).

2023 елның 25 нче октябрендә старт бирелгән VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителде.

Бәйгенең географиясе елдан ел киңәя бара. Быел ул Әзәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне колачлады.

Шигырьләр 23 телдә яңгырады! Бәйге 8 номинациядә үтте. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узды, шулар арасыннан мәртәбәле жюри 102 финалистны бүләкләү өчен сайлап алды.

Быелгы бәйгенең иң яшь катнашучысы Минзәлә шәһәреннән Тимур Садриев, аңа нибары 2 яшь. Ә иң олы катнашучыбыз – Нижневартовск шәһәреннән Химия Шакирҗанова. Аңа 90 яшь.

Быел “Муса Җәлил шигырьләренә җыр” дигән яңа номинация дә булдырылды. Шулай ук, беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*