tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.

Аны Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Гәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев озатып йөрделәр. Кунакларны Новосибирск өлкәсе мөфтие, Новосибирск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы җитәкчесе Сәлим хәзрәт Шакирҗанов каршы алды.

Белешмә өчен:
Новосибирск Җәмигъ мәчете (Красин ур., 58) 1998 елда төзелгән.
Мәчет үзенең өч манарасы белән игътибарны җәлеп итә. Аларның һәркайсы ярымайлар белән бизәлгән. Үзәк манараның биеклеге 43 метр, ә янәшә манаралар 29 метр тәшкил итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*