tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы ханымнары калфак тегәргә өйрәнделәр
Баулы ханымнары калфак тегәргә өйрәнделәр

Баулы ханымнары калфак тегәргә өйрәнделәр

28 октябрь көнне Баулы шәһәре “Ак калфак” оешмасы туган як музеенда балалар бакчалары тәрбиячеләре, китапханәчеләр өчен калфак тегү буенча осталык дәресе оештырды. Аны Баулы районы Шалты авылы мәктәбе укытучысы, авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия апа Гыйльфанова үткәрде.

Чараны музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова ачып җибәрде. Ул мастер-класста катнашучыларны соклангыч экспонатлар – йөз ел элек тегелгән, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән, тәвис кошы каурыйлары белән бизәлгән калфак һәм шулай ук борынгы алъяпкыч белән таныштырды, аларның тарихы турында сөйләп узды.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*