Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Уләнкүл авылы һәм Большеречье районында булачак.
Шулай ук Большеречье районы башлыгы белән очрашу, “Себер татары утары” этнокомплексын ачу тантанасында катнашу, мәчетләргә бару һәм башка чаралар планлаштырылган.