tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция узды
Казанда “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция узды

Казанда “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция узды

Казан кооператив институтның татар мәдәнияте үзәгендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фән көнендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага буенча уздырылган конкурска нәтиҗә дә ясалды.

Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, гуманитар фәннәр һәм чит телләр кафедрасы һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов башлап җибәрде. Узган гасырларда яшәгән меценатларның эшчәнлегенең әһәмиятенә тукталып, көнүзәктә торган чараны оештырган Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага рәхмәтен җиткерде.

Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев үз чыгышында рухи һәм икьтисади юнәлештә эш алып барган меценатларның эш гамәлен анализлап күрсәтте. Фәрит Яскар улы чыгышы ахырында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә күренекле дин әһеле Морат Рәмзи тарафыннан моннан 100 ел элек тәрҗемә ителгән коръәннең беренче битләрен һәм зыялы турында язылган мәкалә тапшырды.

Әгерҗе районы бертуган Бубыйлар исемендәге мәктәп директоры

Равил Бадахшин конференциядә үзенең укучылары белән катнашты. Быел Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240 ел, Габдулла Бубый тууына 150, Гөбәйдулла Бубый тууына 155 ел була. Равил Нәвит улы бу нәсел сызган юлның дәвамлы булуы хакында сөйләде. Апрель аенда Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә Иж-Бубый мәдрәсәсенә багышланган түгәрәк өстәл оештырылачагын җиткерде. Фикер алышуда Зум аша Болгар академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе, Бубыйлар нәселен өйрәнгән Сөләйман Рәхимов та катнашты.

Төзелеш компаниясе генераль директоры, чыгышы белән Әлки районыннан Нәзгать Мәгърифәтуллин икътисади үсешне кооперациягә таянып алып барырга кирәклеге турында сөйләде.

Популяр җырлар авторы Әлфирә Гайнуллина “Авылым меценаты” мәкаләсендә, “Стройгазпроект” җәмгыяте генераль директоры Рәис Хәйруллинның хәйрия эшләрендә актив катнашуын ассызыклап үтте.Ә Рәис

Разак улы үз чыгышында авылда эшчәнлекләрен җәелдергән инвесторларны халыкка йөз белән борылырга чакырды.

Zoom аша элемтәдә булган Башкортстан дәүләт университеты доценты, Рамазан төрки милли-агарту үзәге президенты Марат Шәрипов чыгышын Дәрдмәнд (Закир Рәмиев)нең шигъри юллары белән башлады. Рәмиевларның табышка түгел ә халыкка хезмәт итүгә өстенлек бирүләрен сөйләде. Быел Дәрдмәнднең бакыйлыкка күчүенә 100 ел. Искә алуның мөһимлеген искәртте. Халык санын алу да татарлыгыбызны онытмаска чакырып,фикерләрен Дәрдмәнднең актуаль яңгырашта булган шигыре белән төгәлләде.

Казахстаннан Алма-Ата шәһәре татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары, шагыйрь, язучы Равил Гозаиров Казахстанда татар сәүдәгәрләренең үткәне һәм бүгенгесенә тукталды.

Лондонда яшәүче милләттәшебез, туристик компания җитәкчесе Рамиль Миннуллин әлегедәй чаралар чит төбәк, илләрдә яшәүчеләр өчен татар телен сакларга ярдәм иткәнлеген әйтте. Рәхмәтен җиткерде.

Әлки районы китапханәчеләре, Казанның Фатыйха Аитова исемендәге 12 гимназия, шулай ук биредә 141, 144, 181, 185 мәктәпләрдән, 1 нче татар гимназиясеннән, Буа районы мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгыш ясады. Шулай ук Алексеевск, Балык Бистәсе районнарыннан вәкилләр катнашып үз фикерләрен җиткерә алды. Балтач районы китапханәчеләре барысы бергә җыелып Онлайн – конференцияне карады. Балтачтан Ленура Сафина Мортаза бай Мөлеков турындагы мәкаләне эзләнеп язган. Әле бу юнәлештә эшен дәвам итүен җиткерде. Әлки районында яшәүче танылган эшуар Дамир Шәйхетдинов, Изгеләр урынын мәңгеләштергән Нурмөхәммәт Маннанов, Хәйрияче Әсгать Галимҗанов, Канада да Алимә мәктәбен булдыручылар турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясалды. Конференциядә иң яшь чыгыш ясаучы “Адымнар “ полилингваль комплексыннан 6 нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәердинов булды. Ул яңгыраткан сүзләр алкышларга күмелде.

Конференциядә яңгыраган сәүдәгәрләр, бүгенге көн хәйриячеләре исемнәре Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә ясалган сәүдәгәрләр, эшкуарлар агачларына куелды. Мәкаләләр җыентык буларак нәшир ителәчәк.

Конференция Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте инстаграммы, Ютуб каналы аша турыдан – туры трансляцияләнде.

Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*