tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Омск шәһәрендә Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Очрашу Омск шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге өлкә дәүләт китапханәсендә узды.

Очрашуда Омск өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары, Омск өлкәсе Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, Алтай крае, Кемерово, Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчләре һәм активы, Татарстан Республикасыннан килгән вәкилләр катнашты. Чара «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында узды.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев Татар конгрессы тарафыннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде. Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән мондый очрашуларның 2018 нче елдан башланып, даими уздырылуын ассызыклады. Шулай ук «Татарлар: гамәл Стратегиясе» документында куелган мөһим максат-бурычларны искә төшерде.  «Без әлеге документны тормышка ашыру буенча бергә-бергә эшләргә, туган телебезне сакларга тиешбез», — диде Милли Шура рәисе. Васил Шәйхразыев узган елның 5 декабрендә Милли Шураның еллык планын кабул ителүе һәм 2021 елны Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан ителүе турында да әйтеп узды.

Васил Шәйхразыев 2021 нче елда уздырылачак мөһим чараларга да тукталды. “Март башына кадәр Федераль округларда милләттәшләребез белән очрашулар уздырачакбыз. Соңыннан төп эшчәнлегебез чараларга юнәлтеләчәк. Алда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Болгар җыены, Муса Җәлилнең 115, Тукайның 135 еллыклары, Татарча диктант, Сабантуйлар һ.б. чаралар тора”, – дип сөйләде Милли Шура рәисе. Шулай ук ул 2021 елның сентябренә күчерелгән Бөтенроссия халык санын алуда да актив катнашырга чакырды. “Безгә читләр кирәк түгел, ләкин без һәр татарга барып җитәргә тиешбез”, – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда Омск өлкәсе “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге рәисе, Омск шәһәре “Ибир” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсе “Мәдәният” Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм күрше регионнардан килгән башка иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре чыгышлары яңгырады.

Рәсми чыгышлар тәмамлангач Милли Шура рәисе иң актив милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессының медальлләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Килгән кунакларга мәдәни программа да тәкъдим ителгән иде. Алар Омск өлкәсе “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле концертын карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*