tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада рәссам Рузиль Имамовның “Таулар илендә” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды
Уфада рәссам Рузиль Имамовның “Таулар илендә” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды

Уфада рәссам Рузиль Имамовның “Таулар илендә” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды

Бүген, Уфа шәһәрендә, “Вафа” үзәгенең “Ак калфак” китапханәсендә рәссам Рузиль Имамовның “Таулар илендә” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә залында рәссамның төрле елларда иҗат ителгән унбиштән артык эшләре эленде. Рузиль Имамовны котларга Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин, Русия һәм Татарстанның халык рәссамы Вәкил Шәйхетдинов, Башкорстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина һәм башка шәрәфле кунаклар килде.

 

Буген Рузиль Имамовның туган көне, юбилее!
Аны чын йөрәктән тәбриклибез!
Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле еллар телибез.
Рузиль! Сез күпләргә үрнәк, изге эшләрегез белән киң билгеле шәхес. Халкым, милләтем дип яшәүче, аның бүгенге язмышы, киләчәге өчен зур эшләр башкарып, тыйнак булып калучы олы җанлы кеше сез!
Чал тарихыбызның кыйммәтләрен бәяләп, милләтебезгә тугры булып, аның өметле киләчәге өчен игелек күрсәтүче, киләчәк буыннарда милли аң тәрбияләүдә үрнәк күрсәтеп, тормышта якты эзегезне сала киләсез.
Йөрәгегездәге яшьлек ялкынын сүндерми, яшьләргә остаз булып, яктылык, нур чәчеп үтәр юлларыгыз озын булсын!
Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

Зәлия Ахунова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*