tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе була
Г.Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе була

Г.Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы экскурсиясе була

10 февраль көнне Г.Тукай әдәби музеенда «Йолдызлы экскурсия» проектының чираттагы татарча экскурсиясе була.  Экскурсовод – тарих фәннәре докторы, ХХ гасыр башы татар көндәлек тормышы буенча белгеч Лилия Габдрафикова.

Әлеге чара экскурсоводлар, Г.Тукай һәм аның чордашлары иҗатын, Казан тарихын өйрәнүчеләр өчен тәкъдим ителә.

Башлана: 14.00.

Катнашыр өчен алдан язылырга кирәк.

«Проект кысаларында төрле өлкәдә эшләүче замандашларыбыз үзләрен экскурсовод ролендә сынап карый һәм Габдулла Тукай тормышы, иҗаты, ХХ гасыр башы тормышы турында бездә экскурсия уздыра», – ди музей җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова.

Сәламәтлекне саклау өчен маскаларда булу сорала.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*