tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Түбән Вартовскта
Данис Шакиров эш сәфәре белән Түбән Вартовскта

Данис Шакиров эш сәфәре белән Түбән Вартовскта

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров эш сәфәре белән Түбән Вартовск шәһәренә килде. Аэропортта аны Түбән Вартовск шәһәрендәге “Мирас” ТТМММ иҗтимагый оешмасы рәисе М.М. Мөхәммәтҗанов һәм шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчелеге каршы алды.

Эш сәфәренең төп максаты булып 2021нче елда узачак Федераль Сабантуйның оештыру комитеты утырышында катнашу тора.

Көннең беренче яртысында татар шагыйре М.Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы узды.

Моннан тыш, Д.Ф. Шакиров татар телендә белем бирүче мәктәпкә барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*