tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең осталык дәресләре башланды
Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең осталык дәресләре башланды

Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең осталык дәресләре башланды

Кичә Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең махсус кунаклары – Россия һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар сериясе старт алды. Дәресләр XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында уза.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале тарихында сәхнә осталарының мастер-классы беренче тапкыр Татарстанның Югары Ослан районында оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Дәресләр ике мәйданчыкта – район мәдәният йортында һәм балалар сәнгать мәктәбе базасында уза.

Катнашучылар конкурсның төп таләпләренә бәйле сорауларына җавап алачак, шулай ук зур фестиваль хәрәкәтендә җиңү мөмкинлеген арттыру өчен үз номерларын камилләштерәчәк.

Бүген “Созвездие-Йолдызлык” фестивале вәкилләре Татарстанның Түбән Кама районында чыгыш ясаячак. Биредә педагоглар составына режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү) та кушылачак.

Мастер-класслар 17 февраль көнне Татарстанның Мамадыш районында, ә 18 февральдә Яңа Чишмә районында узачак.

  • Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
  •  “Созвездие-Йолдызлык-2021” зона этаплары графигы түбәндәгечә: 22 февральдән 12 мартка кадәр – Казан, 26-28 февральдә – Баулыда, 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*