tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Санкт-Петербургка сәфәре барышында биредәге Татар мәдәнияте үзәге белән танышты. Төньяк шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез аның ачылышын күптән көткән иде. Үзәк 2021 нче елның декабрь аенда эшли башлады. 2020 нче елда бирелгән бинаны төзекләндерүдә финанслар белән Татарстан Хөкүмәте булышты.

Хәзер Үзәктә документаль һәм нәфис фильмнар карау өчен заманча җиһазландырылган зал, тавыш яздыру студиясе, китапханә эшли. Татар ансамбльләренә иҗат итү өчен махсус зал булдырылган. Утырышлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү өчен дә булмәләр бар. Шулай ук Үзәктә татар теле курслары да оештырыла. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар теле дәресендә булды, яшьләр, укытучылар белән аралашты.

Татар мәдәнияте үзәге белән Васил Шәйхразыевны Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин таныштырып йөрде. Кунаклар Үзәк каршында эшләүче “Былбыл” татар халык театры коллективы белән дә аралашты. Артистлар спектакльләр куя, милли гореф-гадәтләребезне чагылдырган күренешләр күрсәтә.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*