tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль чара була
Новосибирскида «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль чара була

Новосибирскида «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль чара була

24 апрельдә Новосибирскиның Татар мәдәният йортында «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль чара узачак.

Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган бәйрәмдә бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының төп мизгелләре тасвираланачак. Шулай ук әлеге чарада Тукай шигырьләре укылачак, аның сүзләренә язылган җырлар башкарыла.

Бәйрәмдә Мирас ансамбле, Татар сәнгатенең балалар студиясе катнашуы көтелә. Бу турыда Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*