tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә “Ак калфак” хатын-кызлары мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде
Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә “Ак калфак” хатын-кызлары мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде

Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә “Ак калфак” хатын-кызлары мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде

Мөселман кардәшләребез Рамазан ае дәвамында ураза тотып, күңелләрен сафландыра, тәннәрен чистарта. Җыелып җәмәгать белән ифтар мәҗлесләре үткәрү Ульяновск өлкәсе мәчетләрендә традициягә керде.

Танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, “Диндә өч нәрсә юк – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт, әмма алар динне саклый”, дигән.

Шәһәребезнең “1 нче мәхәллә” мәчетендә Ислам динен җәелдерү максатыннан “Ак калфак” кызлары милли гореф-гадәтләрне яңартып, мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.
Җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе җитәкчелегендә ханымнар Коръән Кәримнән дога укыганнан соң моңлы мөнәҗәтләр әйттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*