tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш турында иң тыныч фильм…
Сугыш турында иң тыныч фильм…

Сугыш турында иң тыныч фильм…

Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без — 41 ел балалары» фильмын карауны оештырды. Дискуссия мәйданы кысаларында тамашачылар иҗат төркеме белән танышып, татар язучысы әсәре һәм кино хакында фикер алышты.

“Әниегезне тыңлагыз!” — дигән сүзләр белән башланып китә аклы-каралы фильм. Әйтергә кирәк, ул рус субтитрлары белән бара. Тамашачы педагогика училищесында укый торган балаларның тормышын күзәтә. Төп геройлар киләчәктә менә дигән укытучылар булырга тиеш дип, рус теле, рәсем, биология һәм география дәресләрен укый. Кинода дуслык, мәхәббәт һәм, әлбәттә, сугыш темалары ачыла.

«Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, Мәскәүдә аның иҗат җимешен бик җылы итеп кабул иттеләр, һәм бер тәнкыйтче кызыклы фикере белән уртаклашкан. “Бу сугыш турында иң тыныч фильм”, дип белдергән.

Чыннан да, кинода сугыш темасы гадәттәгечә күтәрелми. Бернинди атышсыз, кансыз, бары тик ачлык, ятим калган балалар һәм иң мөһиме — геройларның истәлекләре аша булган хәлне күз алдыңа китерәсең. Моны соңыннан күп кенә тамашачылар да билгеләп үтте. Аларның кайберләре иҗат төркеменә мактау һәм рәхмәт сүзләрен белдереп, тәнкыйть итүгә күчте. Ягъни, алар аяк киемгә, өйдәге татар чигүле әйберләр аз күрсәтелгәнгә, тәрәзәләр шул вакытка туры килмәгәнгә игътибар итте. Әле, җитмәсә, бер тамашачы ни өчен педагогика училещесында Сталин портреты күрсәтелмәгән иде дип сорау бирде. Татарстанның атказанган артисты, киноның директоры Ирек Хафизов фикере буенча, эшләгәндә, кимчелекләр булмыйча кала алмый шул.

Диана Карпова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*