tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар
Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар

Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.

Оештыручылар әйтүенчә, бу уку елында Каюм Насыйри исемендәге премия өчен 17 гариза, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия алыр өчен 10 гариза кабул ителгән булган.

Каюм Насыйри премиясенә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы һәм «Казан педагогика көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе педагогы, Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина лаек булды.

Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясенә Яшел Үзәннең 5 гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе коллективы, Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова лаек дип табылды.

Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен үстерү, аны камилләштерү, саклап калу мәсьәләләренә төрле яклап игътибар күрсәтүен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен әйтте.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*