Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Сарман районының Ләшәү-Тамак авылы мәктәбендә булды. Биредә ул мәгариф оешмасының эшчәнлеге белән танышты.
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары кунакларга Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре буенча куелган театраль тамаша тәкъдим иттеләр. Шулай ук кунаклар өчен мәктәп бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, мәктәп коллективы уку процессы хакында сөйләде.