tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды
Яшел Үзән районында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

Яшел Үзән районында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

Бүген, 1 июнь көнне, Яшел Үзән районында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Нурлат балалар йортында үткәрелгән чарада  Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Татарстан Республикасының прокуроры  Илдус Нәфыйков һәм башка кунаклар катнаштылар.

Фәрит Мифтахов балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны бәйрәм белән котлады. “Без 20 ел тирәсе әлеге оешма белән хезмәттәшлек итәбез, биредә тәрбияләнгән балаларның үсеп җитеп олы юлга чыгуларын күзәтәбез. Балаларга без тормышта үз юлларын табуларын, матур гаиләләр коруларын телибез. Бәхетле булыгыз!”, – дигән теләкләрен җиткерде Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.

Бәйрәм уңаеннан балалар йортында тәриябләнүчеләргә бүләкләр тапшырылды, шулай ук оешмага акчалата сертификат бүләк ителде.

Оешманың директоры Дамир Рахматуллин Фәрит Мифтаховка Рәхмәт хаты тапшырды. “Нурлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар һәм оешма коллективы Сезгә мәрхәмәтегез һәм хәйрия эшләрендә катнашуыгыз өчен, оешманың эшчәнлегендә һәрдаим ярдәм күрсәтү өчен ихлас рәхмәтләрен белдерә!”, – диелгән хатта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*