tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Сарман муниципаль районының Җәлил мәктәбендә булды
Милли Шура рәисе  Сарман муниципаль районының Җәлил мәктәбендә булды

Милли Шура рәисе Сарман муниципаль районының Җәлил мәктәбендә булды

Татарстан премьер-министры  урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  эш сәфәре кысаларында  Сарман муниципаль районының Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Биредә кунакларны концерт номерлары белән каршы алдылар, ә мәктәп коллективы уку процессы һәм мәктәпнең эшчәнлеге хакында сөйләде.

Моннан кала, Васил Шәйхразыев Җәлил Мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат коллективлары белән очрашты. Биредә төрле күргәзмләре әзерләнгән иде, сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр исә кунакларга үз осталыкларын күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*