tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк
Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк

Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин фикеренчә, диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк.

3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Анда дүрт дискуссион мәйдан эшлиячәк. Аларның берсе Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктыртуга багышланган.

«Интернетның әһәмияте арта бара. Анда уңай мәгълүматтан кала тискәресе дә бар. Диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк. Без уңышларга ирештек дип әйтеп булмый. Диния нәзарәтләренең сайтларын карасак, ул — традицион яңалык сайты, анда әлләни табып булмый», — диде Рәфикъ Мөхәммәтшин форумга багышланган матбугат очрашуында.

Ул шулай ук дини уку йортларының сайтларын да актив алып барырга һәм социаль челтәрләрне үстерергә өндәде.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында шулай ук дини оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү, рухи мирасны өйрәнү һәм дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләре мәсьәләсе күтәреләчәк.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*