tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә «Uen fest» I республика фестивале җиңүчеләре бүләкләнәчәк
Казан Кремлендә «Uen fest» I республика фестивале җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Казан Кремлендә «Uen fest» I республика фестивале җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Казан Кремлендә «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивален оештыручылар җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

Казан Кремленең Туп сарае мәйданчыгында «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале башланып китте. Биредә Татарстан районнарыннан 500ләп катнашучы бәйрәмгә килгән.

Балалар белән бергә театр артистлары да уйный. Алар арасында Камал, Кариев, «Әкият» курчак театры, ТЮЗ артистларын күрергә мөмкин.

«Үткән елдан башлап балалар командалары уеннарының видеоязмасын махсус хэштэг белән социаль челтәрләргә урнаштырып барганнар иде. 100 меңнән артык видео барлыкка килде», — диде ТР Традицион мәдәниятне үстерү ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.

«Башта бу видеолар флешмоб буларак барса, май аенда катнашучылар гран-при өчен көч сынашты», — диде ул.

Финалга 101 катнашучы чыккан. Оештыручылар җиңүчеләргә тапшырылачак бүләкнең зур сюрприз булачагын әйтә.

Бүген бәйрәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә планлаштыра.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*