tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулар дәвамлы булачак”
Васил Шәйхразыев: “Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулар дәвамлы булачак”

Васил Шәйхразыев: “Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулар дәвамлы булачак”

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәрендә. Бүген ул биредә Идел буе Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.

Милли Шура рәисе үзенең чыгышы вакытында оешма җитәкчелерәнең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашуы – әлеге очрашуның төп максаты икәнен ассызыклады.

-Россия төбәкләре буенча сәфәрләребез дәвамлы булсын иде. Үз җирлекләрегездә биредә алган тәҗрибәләрегезне дөрес кулланырсыз диеп өметләнәбез. Без-беребезгә ярдәм итеп, булган мәгълүматлар белән уртаклашыйк,-диде ул.

Васил Шәйхразыев халык санын алу нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәүчеләр саны 16 миллионнан арткан булуы турында да сөйләде:

-Ничек кенә булса да  татарлар – Россиядә 5,5 миллионнан ким түгел дип әйтәбез. Әлбәттә, ковид халык санын алуда безгә зур дошман булды. Ул күп кенә олы яшьтәге милләттәшләребез өчен кыенлыклар тудырды,-диеп белдерде Милли Шура рәисе.

Әлеге чарада Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Удмуртия Республикасы мөфтие, Удмуртия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия Республикасы Татар иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Миңнемуллин, “Туган җир” журналы баш мөхаррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Саратов өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, Саратов шәһәре Гаяз Рамаев исемендәге татар гимназиясе директоры Венера Салихова, Киров өлкәсе Төбәк татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов һ.б. чыгыш ясады.

Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин төбәкләрдәге татар язучыларының әсәрләрен туплап җыентык итеп бастыру эшен кабат торгызып җибәрүне, шулай ук Россия регионнарындагы татар җырчыларының чыгышларын Татарстан Яңа гасыр телеканалында күрсәтелә торган концертлар да урын алсын иде дигән теләкләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин халык санын алу нәтиҗәләре буенча Пермь краеның Барда районында татарлар саны ике тапкыр артуы турында әйтеп узды. Шулай ук ул фольклорчы-галим, шагыйрь Рәшит Ягъфәровның әсәрләрен китап итеп Татарстанда бастыру өчен ярдәм сорап Милли Шура рәисенә мөрәҗәгать итте.

Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамзия Габбасова әлеге очрашуның быел  Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә үтүенә шат булуын белдерде.  Бүгенге көндә Удмуртия Республикасында 100 меңгә якын татар яши. Алар башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып яши һәм берүк вакытта үз телен, динен, мәдәниятен сакларга һәм үстерергә тырыша.

-2022нче ел илебез һәм барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел булды. Шуңа да карамастан, Бөтендөнья татар конгрессы үзенең эшчәнлеген бер дә киметмәде, киресенчә, үзенең эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк, файдалырак итеп бик күп чаралар уздырды. Шуларның берничәсен әйтеп үтәргә кирәк, алар – Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына һәм Идел буенда Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар һәм башкалар,-диеп белдерде Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Очрашу ахырында милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куйган шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләре һәм балалар бакчасына ноутбук тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*