tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дирижер Фуат Мансуровка мемориаль такта ачылды
Казанда дирижер Фуат Мансуровка мемориаль такта ачылды

Казанда дирижер Фуат Мансуровка мемориаль такта ачылды

Бүген Казанның Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадында дирижер Фуат Мансуровка истәлек тактасы ачылды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул яңа ачылган мемориал тактага чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан шәһәре Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Фуат Мансуровның кызы һ. б. катнашты.

  • Фуат Мансуров – Татар АССРның халык артисты (1971). Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1994), Казах ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958), Россия Федерациясенең халык артисты (1998).
  • 1968 елдан Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының баш дирижеры, 1969 елдан – Зур театр дирижеры. 1989 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры. 1970 елдан – Мәскәү консерваториясе профессоры, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*