tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе – Республиканың беренче лидеры Минтимер Шәймиев Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Бу хакта «Башкирский Снег» телеграм-каналы яза.

Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрасиме «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узды. Андагы вакыт белән 12.00 сәгатьтә мәрасимнең  халык хушлашу өлеше тәмамланды. Анда республиканың меңләгән кешесе катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның беренче Президенты 11 гыйнварда вафат булды. Аны бүген Уфа мөселман зиратында җирләячәкләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*