tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уза
Удмуртиядә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уза

Удмуртиядә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уза

Бүген Ижау шәһәрендә Идел буе Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу башланды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамзия Габбасова 2018нче елдан башлап һәр елны милләттәшләребез белән очрашулар Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәрелеп килүен билгеләп үтте.

-Әлеге очрашуның быел безнең җирлектә, Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә үтүенә без бик шатбыз һәм моның белән горурланабыз.  Бүгенге уөндә Удмуртия Республикасында 100 меңгә якын татар яши. Без башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып яшибез һәм берүк вакытта үз телебезне, динебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә тырышабыз,-диде ул.

Әлеге чарада Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Удмуртия Республикасы мөфтие, Удмуртия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмрутия Республикасы Татар иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур  Миңнемуллин, “Туган җир” журналы баш мөхаррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Саратов өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы,  Саратов шәһәре Гаяз Рамаев исемендәге татар гимназиясе директоры Венера Салихова, Киров өлкәсе Төбәк татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов һ.б. чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*