tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты
Ижау шәһәрендә Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Ижау шәһәрендә Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Удмуртия хакимияте башлыгы һәм хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Максим Шумихин һәм Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев белән очрашты. Әлеге очрашу Милли Шура рәисенең Россия төбәкләренә сәфәре кысаларында узды.

Удмуртия хакимияте башлыгы һәм хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Максим Шумихин Васил Шәйхразыевка биредәге татар оешмаларына, мәгариф һәм мәдәният учакларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Васил Шәйхразыев үзенең чыгышы вакытында Милли Шура турында сөйләде. 2018 елдан башлап федераль округларда очрашулар башлануын һәм Удмуртия Республикасында да әлеге очрашулар бүген дәвам итәчәген билгеләп үтте. Милли Шура рәисе Удмуртия хакимиятенең татар оешмаларына, аерым алганда “Яңарыш” газетасына күрсәткән ярдәме зур булуын ассызыклады, аларга рәхмәтен җиткерде.

Очрашу вакытында төрле сораулар каралды: Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев  “Спартак” мәдәният йортын төзекләндерү эшләре буенча проектның әзер булуын белдерде. Ә Удмуртия Республикасы татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рамзия Габбасова әлеге бина янындагы скверга Габдулла Тукай һәйкәле кую теләге булуын әйтте.

Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге 6 номерлы гимназиягә капиталь ремонт кирәк булу мәсьәләсе дә күтәрелде. Ижау шәһәре башлыгы мәктәпне төзекләндерү эшләре алып барылганы турында сөйләде:

-Республика Башлыгы күрсәтмәсе буенча капиталь ремонт эшләрен башлыячакбыз. Тирә-яктагы урамнарга асфальт җәелде һәм тротуарлар инде ясалды.

Әлеге гимназиядә Габдулла Тукайга багышлап ачылган музей да бар. Максим Шумихин биредә шулай ук төзекләндерү эшләре алып барылганын әйтте.Милли Шура рәисе үз чиратында әлеге музейга Татарстан Республикасы Милли музееннан белгечләр җибәрәрербез диде.

Очрашу вакытында 2025 һәм 2026 елда Федераль Сабантуйны уздыру мәсьәләләре дә каралды. Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасы җитәкчелегеннән мөрәҗәгать булган очракта, бу сорауны хәл итәрбез диеп белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*