tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Владимир Путин Уфага Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасына килде
ВИДЕО: Владимир Путин Уфага Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасына килде

ВИДЕО: Владимир Путин Уфага Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасына килде

Россия Президенты Владимир Путин Уфада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу чарасында катнашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы мәрхүмнең табутына чәчәкләр салды. Мәтам чарасы Уфада «Башкортостан» концертлар залында узды», диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Рәхимов озакка сузылган авырудан соң 11 гыйнварда вафат булды. 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән халык хушлашты, аннан хушлашу мәрасименең рәсми өлеше башланды.

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасименә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та барды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*