Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Омскның “Иске Себер” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында “Татар утары”н ачу тантанасына әзерлек барышын карады.
Иртәгә монда тантаналы ачылыш булачак. Катнашучылар конөерт программасын, чатырлар, мастер-класслар һәм сәүдә өчен мәйданчыклар әзерлиләр.