tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Большеречьеда яңа мөселман зираты төзекләндереләчәк
Большеречьеда яңа мөселман зираты төзекләндереләчәк

Большеречьеда яңа мөселман зираты төзекләндереләчәк

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Большеречье мөселман зиратында булды.

Большеречьеда мөселман зираты юк иде. 2 ел элек Васил Шәйхразиев ватандашларының үтенечен өлкә һәм җирле хакимиятләргә җиткерә, нәтиҗәдә җир участогы бүлеп бирелә.

Бүгенге көндә койма һәм йорт төзү өчен Татарстан Республикасы 100 мең сум акча, ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, “Ибирь” (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе» ОМОО Советы Рәисе Тамир Әлимбаев төзелеш өчен материаллар бүлеп бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*