tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красноуфимск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә балалар арасында футбол турниры узды
Красноуфимск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә балалар арасында футбол турниры узды

Красноуфимск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә балалар арасында футбол турниры узды

23 август Красноуфимск шәһәренең үзәк стадионында 2013-2014 елгы балалар командалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә футбол буенча 8×8 турниры тәмамланды.

Командалар ике көн дәвамында көч сынашты. Балалар кызыклы һәм шәп уен күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

• Беренче урынны “Торнадо” (Красноуфимск шәһәре) футбол клубы яулады;
• Икенче урын – “Спартак” командасы (Пышма);
• Өченче урын “Красногорец” (Арти шәһәре);
• Дүртенче урын “Аякс” (Суксун, Пермь крае);
• Бишенче урын “Факел” (Шәлә).

Турнир ябылу тантанасында Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге консультанты Р.Р. Йосыпов катнашучыларны һәм кунакларны турнир тәмамлану белән котлады. Җиңүчеләр һәм призерлар Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр, шулай ук кубоклар һәм медальләр алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*