tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Үләнкүл авылы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты
Татарстан делегациясе Үләнкүл авылы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты

Татарстан делегациясе Үләнкүл авылы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә.

Бүген Милли Шура рәисе җитәкләгән делегация Үләнкүл авылында булды. Биредә алар мәктәп, “Себер татарлары утары” этнокомплексы, мәчет эшчәнлеге белән таныштылар, авыл халкы белән аралаштылар.

Шулай ук алар Үләнкүл авылы мәдәният йортында да булдылар. Биредә Татарстан кунакларына җырлы-биюле программа әзерләнгән иде. Мәдәният йортында татар милли мохитен чагылдырган күргәзмә дә ясалган. Васил Шәйхразыев әлеге күргәзмә белән танышты, авылның үзешчәннәре белән аралашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*