tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куела

Якутск шәһәрендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куела

11 нче сентябрьдә Саха (Якутия) Республикасының башкаласы Якутск шәһәрендә “Казан” скверын һәм халкыбызның патриот-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы узачак. Бу көнне биредә шәһәр көне билгеләп үтелә. Хәзер бюстны урнаштыру өчен төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Бу хакта Якутия татарларының “Туган як” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Игорь Хәлилов хәбәр итте.

Шагыйрь һәйкәлендә якут, рус һәм татар телләрендә шигъри юллар да язылачак. Скверда татар милли орнаментлары сурәтләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Казан” скверын булдыру һәм һәйкәл кую идеясе белән шәһәр мэры Евгений Григорьевка “Туган як” татар мәдәни үзәге вәкилләре чыккан иде. җитәкчелек алар тәкъдимен хуплап кабул итә һәм җир бүлеп бирелә. Узган ел июнь аенда Якутиядә Татарстан көннәре узды. Шул вакытта “Казан” скверга таш салу тантанасы оештырылган иде. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Саха (Якутия) Республикасы җитәкчелеге катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*