tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Себер татарлары утары» этнокомплексы эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев «Себер татарлары утары» этнокомплексы эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев «Себер татарлары утары» этнокомплексы эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Себер татарлары утары» этнокомплексы эшчәнлеге белән танышты.

Большеречье районының Үләнкүл авылындагы “Себер татарлары утары” этнокомплексы Омск төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан (рәисе Радик Миңнеханов) тормышка ашырылды. Комплексны 2021 нче елның 10 нчы февралендә тантаналы рәвештә ачканнар иде. 2019 елда оешма 3 миллион сумга якын Президент грантын отты, өстәп 1 млн. 200 мең сум акчаны татар җәмәгатьчелеге үзләре җыйганнар.

Үләнкүлдә «Себер татарлары утары» этнографик комплексын төзү Омскның Иртыш буе авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда тагын бер адым булды. Әлеге проект кысаларында Себер татарларының традицион мәдәнияте элементлары берләштерелә: торак һәм хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек, кием, милли ризык, фольклор. Комплекс туристлар өчен милли мохит белән танышу урыны булып тора.

Этнокомплекста булганнан соң Татарстан делегациясе Үләнкүл авылы мәчетендә булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*