tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кунаклары Үләнкүл авылы мәктәбендә булды
Татарстан кунаклары Үләнкүл авылы мәктәбендә булды

Татарстан кунаклары Үләнкүл авылы мәктәбендә булды

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое М.Җәлил исемендәге Үләнкүл авылы мәктәбендә булды.

– Без сезнең янга килмичә кала алмадык, монда татар халкыбыз бик тату яши. Мин моңа бик шат. Тиздән яңа уку елы башланачак. Укучыларга яхшы укырга, укытучыларга сабырлык һәм тырышлык телим. Ә әти-әниләрдән исә үз балаларын шушы Үләнкүл мәктәбенә горурлык белән йөртеп, белем һәм тәрбия бирүләрен сорар идем. Сез безне бик җылы каршы алдыгыз, рәхмәт! – диде Васил Шәйхразыев.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары бай экскурсия программасы әзерләгәннәр. Мәктәп тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә мәктәптә 62 укучы белем ала. Мәктәптә башка фәннәр белән беррәттән татар теле дә укытыла. Үләнкүл мәктәбендә 3 музей эшли: туган якны өйрәнү музее, мәктәп тарихы музее, Большеречье районының Мактаулы гражданы Шихова Мәнвия Хөсәен кызы истәлеге музее.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан мәктәпкә китаплар бүләк ителде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*