Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!
Бөтенднөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көн – тәүге тапкыр кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп һәм борчылып балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.
«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», – ди татар халык мәкале. Элек-электән татарлар белемгә омтылучы, китап яратучы халык булулары белән аерылып торган. Бүгенге көндә дә шушы кыйблабыздан тайпылмыйча тырышып белем алырга, яңа үрләргә ирешергә язсын.
Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев