Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Бурятия Республикасына эш сәфәре белән килде. Улан-Удэ шәһәрендәге “Байкал” халыкара аэропортында аны Бурятия Республикасы администрациясе башлыгы урынбасары Михаил Харитонов, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова каршы алды.
Васил Шәйхразыев Усть-Кяхта районында узачак “Байкал Сабан туе”нда катнашачак. биредә шулай ук татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган “Усть-Кяхта алмагачлары” музее да ачыла. Милли Шура рәисе әлеге утар белән дә танышачак.