tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Бурятия Республикасына сәфәре башланды
Васил Шәйхразыевның Бурятия Республикасына сәфәре башланды

Васил Шәйхразыевның Бурятия Республикасына сәфәре башланды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Бурятия Республикасына эш сәфәре белән килде.  Улан-Удэ шәһәрендәге “Байкал” халыкара аэропортында аны Бурятия Республикасы администрациясе башлыгы урынбасары Михаил Харитонов,   Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова каршы алды.

Васил Шәйхразыев Усть-Кяхта районында узачак “Байкал Сабан туе”нда катнашачак. биредә шулай ук татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган “Усть-Кяхта алмагачлары” музее да ачыла. Милли Шура рәисе әлеге утар белән дә танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*