tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядә “Усть-Кяхта алмагачлары” татар халкының көнкүреше музей-утары ачылды
Бурятиядә “Усть-Кяхта алмагачлары” татар халкының көнкүреше музей-утары ачылды

Бурятиядә “Усть-Кяхта алмагачлары” татар халкының көнкүреше музей-утары ачылды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев иртән Бурятиянең Кяхтинский районына килде. Биредә “Усть-Кяхта алмагачлары” татар халкының көнкүреше музей-утары ачылды. Чарада шулай ук Бурятия Хөкүмәте рәисе урынбасары-Бурятия Башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Баир Цыренов, Кяхтинский районы башлыгы Бимба Нимаев, Бурятиянең Хурала Халык депутаты Найдан Чимбеев, Бурятия Республикасы һәм Хөкүмәте Башлыгы администрациясе җитәкчесенең урынбасары Михаил Харитонов, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Саҗидә Баталова катнашты. Ачылышка республиканың татарлар яшәгән барлык районнарыннан һәм Иркутск өлкәсеннән кунаклар җыелган иде.

Васил Шәйхразыев чарага килүчеләрне сәламләде. Музейның биредә гомер итүче татарлар өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ачылыш тантанасыннан соң, кунаклар музей-утар белән, мондагы экспонатлар белән танышты. Музейга Татарстаннан китаплар һәм татар язучыларының портретларын бүләк иттеләр.

Татарлар яшәгән төбәкләргә барганда, яшь алмагачлар утырту хәзер матур традициягә әйләнде. Бүген дә музей ишегалдында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм кунаклар яшь үсентеләрне утыртты.

Исегезгә төшерәбез: 70 еллап элек бу урыннарга чирәм җирләрне күтәрү һәм авыөл хуҗалыгын үстерергә ярдәмләшү өчен махсус программа нигезендә Татарстаннан кешеләр күченеп килә. Документлар күрсәткәнчә, аларның 70 проценты татарлар була. Бу 2 меңләп кеше. Үзләре белән Усть-Кяхтага яшь алмагачлар, орлыклар  да алып килеп утырталар. Шулай итеп биредә алмагач бакчасы барлыкка килә.

2017 нче елда бу матур хәтирә хакында Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе ишетеп ала һәм Усть-Кяхта авылында “Байкал Сабан туе” уздырырга булалар. Халык бергә җыелып милли бәйрәмгә әзерләнә, яңа алма бакчасы оештырып, анда яшь үсентеләр утырталар. Сабан туен да гөрләтеп уздыралар.

2019 нчы елда татар автономиясенең “Усть-Кяхта алмагачлары” проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Аның боерыгы нигезендә авылга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев килә, милләттәшләребез белән аралаша. Нәтиҗәдә, музей булдырырга дигән карар кабул ителә. Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән агачтан чын татар өе сафка бастырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*