9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләнеп үтелә. Бу – хезмәтчән вазифаларын үтәгәндә, сугышчан хәрәкәтләрдә илебезнең бәйсезлеген яклаганда һәлак булганнарны искә алу, аларны онытмау өчен булдырылган дата.
Түбән Новгород өлкәсендәге “Сергачский” муниципальара полиция бүлегенең Ветераннар советы рәисе Василий Козлов белән быел да татар авылларында җирләнгән каһарманнарның каберләренә барып, зыярәт кылдык. Кызганычка, бер ел эчендә мәрхүм булган Ватан сакчылары саны өчкә артты.
1 декабрь, җомга көнне полиция бүлегенең участковые, өлкән лейтенант Евгений Коромыслов белән бергә без Камка-Грибан-Шөбиле-Кочко-Пожар-Анды маршруты буенча юлга кузгалдык.
Камкада Әфган сугышы батыры, 1985 елның 21 декабрендә һәлак булган Марс Мангушев җирләнгән. Марс Аделша улының якты истәлегенә һәр ел диярлек җирле мәктәп базасында районара спартакиада оештырыла.
Грибан халкы күптән түгел СВО герое Марат Салькин белән хушлашты.
Шөбиледә Хаммәт Жиһаншин күмелгән. Ул Мәскәүдә эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә, 1995 елның 6 гыйнваренда куркыныч жинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак була. Аның каберенә безнең белән мәрхүмнең ир туганы Шамилнең улы Руслан да барды.
СВОда Ватаныбыз ихтыяҗын яклаганда агымдагы ел башында вафат булган Марат Хөсәиновның мәңгелек урыны Кочко-Пожар зиратында.
Маршрутыбызның соңгы ноктасы Анды булды – авылның Заречная өлешендәге каберлекләрендә тагын бер СВО герое Рөстәм Сынгизов җирләнгән.
Әлеге гамәлгә бу авылларның имамнары Равил хәзрәт Какушкин (Камка), Ренат хәзрәт Хәмзин (Грибан), Абдулкадыйр хәзрәт Идрисов (Шөбиле), Дамир хәзрәт Юнысов (Кочко-Пожар) һәм Рафик хәзрәт Диянов (Анды) та бик теләп кушылды, мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укыды.
Василий Александрович барысына да рәхмәтләрен белдерде һәм Сергачның Ключево мәдәният йортында бу истәлекле дата уңаеннан оештырылачак искә алу чарасына чакырды.
Геройлар турында хәтер безнең йө-рәкләрдә мәңге яшәячәк! Ватаннары өчен башларын салган хәрбиләрнең мәңгелек урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәт бакчаларыннан әйләсен иде.
Илнар САДЕКОВ.
Фотода: Р.Диянов һәм В.Козлов.