tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» гаилә бәйрәме узды
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» гаилә бәйрәме узды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» гаилә бәйрәме узды

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме кичәсе булды. Киләсе 2024 нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы гаилә елына старт бирде.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды.

Бирегә «Гаилә – кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Һәр гаилә – үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә – ныклы дәүләт нигезе. Нәкъ менә гаилә кешенең тормыш юлында ышанычлы терәге булып торганлыгы турында чыгышлар ясалды. Бирегә «Тату гаилә – бәхетле гаилә», «Гаиләм – бәхет ачкычым», «Гаиләм – минем терәгем», «Гаиләм – минем дәүләтем», дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*