tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкчеләр очраштылар
Төбәкчеләр очраштылар

Төбәкчеләр очраштылар

Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты шушы көннәрдә «Уралның татар авыллары. Исәт, Синара, Миасс елгалары бассейннарында татарның тарихи авыллары: тарих һәм хәзерге заман» исеме астында V Бөтенроссия (Урал) фәнни-практик, тарихи-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе үткәрде. Чыгыш ясаучылар арасында Казан, Магнитогорск, Чиләбе, Каменск-Уральский, Яр Чаллы шәһәрләре; Башкортстан Республикасы, Чиләбе, Курган өлкәләре тарихчылары һәм төбәкчеләре бар иде. Делегациянең төп өлешен халкыбыз тарихына битараф булмаган, төбәкчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыра белгән Сарман, Минзәлә, Саба, Биектау кебек республикабыз районнары вәкилләре тәшкил итте. Чараның Россия Федерациясендә Укытучылар һәм остазлар, Татарстан Республикасында милли гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр елында узуын исәпкә алсак, төбәк тарихчыларының конференциядә катнаша алуларында җирле хакимият органнарының роле зур. «Сарман» исемен горур яңгыратырга мөмкинлек биргән район башлыгы Фәрит Хөснуллинга һәм аның җитәкчелегендәге командага рәхмәтебез барып ирешсә иде. Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе, Татарстан Республикасы татар төбәкчеләре оешмасы рәисе Альберт Борһанов билгеләп үткәнчә, конференция эшендә катнашучылар арасында укытучылар, остазлар һәм укучылар шактый. Бу факт үзе генә дә югарыда искә алынган төбәкләрнең фәнни потенциалы югары булуы, мәгариф оешмалары җитәкчелегенең халкыбыз тарихына битараф булмавы хакында сөйли.

«Халыкның көче һәм бөеклеге — күренекле шәхесләрдә» девизы астында үткән конференция үзенең эш урыны итеп Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгәрәктамак авылын сайлап алган иде. Бу юкка түгел. Чөнки узган ел өлкә халкы киң җәмәгатьчелек белән бергә әлеге авыл мәктәбенең йөз еллыгын билгеләп үткән. Быел исә мәктәпнең беренче директоры Җамалетдин Сираҗетдин улы Камаловның (1883-1937) тууына 140 ел булган. Өстәвенә авылда медицина-фельдшерлык хезмәте оештырылуна да 150 ел тулган. Россиядә Укытучылар һәм остазлар елында үткәрелгән чара Бәгәрәктамак мәктәбе укытучыларын — сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлауга гына кайтып калмады, ә илебез буйлап таралган милләтебезнең асыл затларын тәбрикләү дә булды. Конференция кунаклары моңа, Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле, якташыбыз Хәйдәр әфәнде Гыйльфанов тәбрикнамәсен тыңлаганда, тагын бер кат инандылар. Чара Бәгәрәктамак авылы халкы белән очрашу һәм зур бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Авыл үзешчәннәре һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Гөлшат Имамиева кабатланмас, онытылырга хакы булмаган музыкаль мирасыбызны яңа биеклекләргә күтәргән, милләтебез горурлыгы һәм йөз аклыгы булган җырларыбызны яңгыраттылар.

Чыганак: sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*