Сыздырып гармунда уйныйлар, үзләренә генә хас булган һөнәрләрен күрсәтәләр. Казанда Балтач районының мәдәният көне узды.
Әлеге чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип аталучы конкурс барышында үткәрелә. Аны республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан оештыралар. 17 район катнашты инде.