tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мариуполь шәһәрендә ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылды
Мариуполь шәһәрендә ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылды

Мариуполь шәһәрендә ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылды

Мариуполь шәһәрендә ремонт-торгызу эшләреннән соң Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылды. Мәчет Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең төп гыйбадәтханәләренең берсе булып тора. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчетне яңадан торгызу процессын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләде. 2023 елның мартында ук Россия Президенты Владимир Путин Мариупольдә булганда Марат Хөснуллин дәүләт башлыгына киң күләмле төзелеш эшләре һәм тирә-юньдәге территорияне төзекләндерү турында хәбәр итте.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты.

Рафыйк Тимербаев Мариуполь Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул Мәскәү ислам институтын тәмамлаган

Тантана Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинның Коръән аятьләрен укуыннан башланды. Тантанада катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү хаты җибәргән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*