tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еракта калган мәктәп еллары онытылмый
Еракта калган мәктәп еллары онытылмый

Еракта калган мәктәп еллары онытылмый

Сентябрь ае ветеран укытучылар өчен дә дулкынладыргыч ай. Матур, эчтәлекле вакыйгаларга бай булган мәктәп тормышы аларның хәтерендә. Аромаш районы Көсәйкүл авылында яшәүче ветеран укытучы Рафидә Тимербай кызы Утееваны укучылары җылы сүзләр белән генә искә алалар. Һәрвакыт укучыларына үрнәк булган, туган телебезне һәм әдәбиятны яратырга өйрәткән, безне укыткан укытучыларның тырышлыгын аңлап аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Хезмәт юлын Рафидә Тимербай кызы Аслана мәктәбен тәмамлап Аромаш районы Көсәйкүл мәктәбендә пионервожатый булып башлый. Мәктәптә эшләгән дәверендә укытучы беренче сыйныфка әзерләү төркемен җитәкли. Балаларны якын күрә, укырга, язарга өйрәтә. Кече яшьтәге укучылары да аны бик яраталар. .

Рафидә Тимеркаева Көсәйкүл мәктәбендә 1999 елдан лаеклы ялга киткәнче татар теле һәм әдәбиятны укыта, мәктәп каршында музей ача. Югары белемле укытучы укучыларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тирән белем бирә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләрен уятырга тырышып хезмәт итә. Халкыбызның иң кыйммәтле мирасын киләчәк буыннарга җиткереп, бөтен көчен, вакытын кызганмый эшләгән укытучы тәрбия эшләрен дә алып бара. Рафидә апа мәктәп каршында музей ачуны үзенә максат итеп куя. Укучыларында үз милләтенең тарихына, мәдәниятенә кызыксыну тәрбияли. Бу юнәлештә дә аның эшләгән эшләре сокландыргыч була. Мәктәптә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә.

Рафидә Тимербай кызы мәктәптә укыткан елларны үзе дә Ишим дәүләт педагогика институтында читтән торып укый, югары белем ала. Күп еллар мәктәптә тырыш һәм намуслы хезмәте өчен мәгариф отличнигы исеме бирелә аңа. Рафидә апаның укучылары укытучы һөнәрен сайлап бүгенге көндә Көсәкүл мәктәбендә хезмәт итәләр.

Гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган Рәфидә апабызга ныклы сәламәтлек телибез. Сезнең тырыш, намуслы хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә укучыларыгыз белән аралашып, хатирәләр белән уртаклашып озак еллар яшәгез.

Римма Өметбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*