tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасында катнашты
Васил Шәйхразыев Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасында катнашты

Васил Шәйхразыев Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасында катнашты

9 сентябрь көнне Казан Ратушасында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.  Шулай ук биредә Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова да бар иде.

Васил Шәйхразыев фестиваль катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде, фестиваль эшчәнлегендә катнашы булган һәркемгә уртак хезмәт өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм инде бүгеннән үк XX кинофорумга старт бирелүен ассызыклады.

Ул шулай ук «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Республикасы Рәисе бүләге иясен дә атады. Әлеге бүләккә «Бәхетсез кияү» (Үзбәкстан) картинасы лаек дип табылды (режиссеры Хуснора Розматова). Җиңүче 500 мең сумлык сертификат алды.

Фото: kazan-mfmk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*