“Урал-Батыр” милли мәдәнияте үзәгенең мөдире Вәлиева Гөлсинә “Балкыш” фольклор ансамбле катнашучылары белән берлектә “Себерке бәйләү ” милли йола бәйрәме оештырды. Чарада мунча себеркесе өчен нинди ботаклар кулланырга кирәклеген ачык күрсәттеләр, бу йоланың тарихы һәм үсеше белән бәйле күп гасырлык традицияләрне һәм йолаларны ачтылар.