tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр. Әлеге чара төбәк тарихын, аның данлы үткәнен барлау һәм яшьләргә тапшырып калдыру максатыннан, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, истәлекләрен яздырып алу, онытылып баручы йолаларны торгызу, туган төбәккә багышланган халык авыз иҗатын туплаудан гыйбарәт.

Беренче тукталыш – гомерләрен мәктәп белән бәйләгән дәрәҗәле шәхесләр – Әбсәләмова Алсу Фазлый кызы һәм Кәримова Мәшүдә Шәйхетдин кызы яшәгән урамда булды. Күп истәлекләр тупланганнан соң, яшьлек җырлары яңартылды, хәтта ул чорларның данлыклы вальслары башкарылды. Буыннар бәйләнеше менә нәкъ шундый чаралар белән үрелсә генә, нәтиҗәле була. Һәркем яхшы кәеф, якты хисләр белән таралды. Киләсе тукталыш – сишәмбе көнгә – 18 июльгә 103 яшен түгәрәкләп килүче Тайфә әби – яшәгән Фрунзе урамында булачак.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*