tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Бүген, 18 июнь, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде.

Аэропортта Милли Шура рәисен Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов, Омск шәһәренең “ИБИР” татар милли-мәдәният мохтариятенең башкарма директоры Марат Катыров һәм Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова каршы алды.

Биредә Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко һәм Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу планлаштырылган.

Шулайк ук Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм Большеречье мәчете белән танышачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*