Буадагы туган якны өйрәнү музеенда якташлары, рәссам Шамил Нигъмәтнең күргәзмәсе ачылды. Тантаналы ачылышта рәссамның туганнары, Буа якташлыгы вәкилләре, район җитәкчелеге катнашты.
Авыл тормышы, авыл кешеләре һәм күптөрле төсләр палитрасы – Шамил Нигъмәт рәсемнәренең үзенчәлеге булып тора. Бүген туган якны өйрәнү музеенда рәссамның картиналары күргәзмәсе ачылды. Катнашучылар арасында Шамил Нигъмәтнең хатыны Рафидә Нигъмәтуллина да бар иде.